Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алдынгы татарстанлыларга бүләкләрне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Барыннан элек, бүген бу залда булган хәрбиләрне – хәрби бурычларын батырларча үтәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны сәламлисем килә һәм аларга батырлыклары, ныклыгы һәм каһарманлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип ассызыклады Рәис Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, узып баручы елда республика алга таба үсешен дәвам итте. Татарстанда гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән масштаблы инвестицион, илкүләм проектлар һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел гына да 3700 социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объекты төзелгән һәм ремонтланган. Төбәк барлык социаль йөкләмәләрне үти.
«Барыбыз өчен дә Казанда узган эре халыкара чараларның якты мизгелләре истә калачак, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бу «Киләчәк уеннары», БРИКС илләренең спорт уеннары, мөһим вакыйга – БРИКСның уналтынчы саммиты. Бу вакыйгалар вакытында Татарстан күпмилләтле халкыбызның кунакчыллыгын һәм ачык күңеллелеген күрсәтеп, бөтен дөньяның игътибарын һәм җәлеп итү үзәге булды».
«Без республикабызга үзгәрешсез ярдәм иткәннәре өчен Россия Президенты, илебез лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга, шулай ук ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», – дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов фидакарь һәм тырыш хезмәте белән Россия Федерациясенең һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүчеләргә – республика оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә, медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга, авыл һәм урман хуҗалыгы, транспорт хезмәткәрләренә, төзүчеләргә, мәдәният өлкәсе, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә ихлас рәхмәтен белдерде.
«Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм күпьеллык хезмәтегез иң югары бәягә лаек булды. Бүләкләрегез яңа уңышларга һәм казанышларга этәргеч булсын», – диде ул, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Аннары бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләрне урман хуҗалыгы вәкилләре дә алды. Әйтик, «Кайбыч урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илгиз Хәффазов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде, ә урман тармагы ветераны Нәзир Фәлахиев «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Илгиз Хәффазовның эш стажы 60 елдан артык. 1962 елда Лубян урман техникумын (хәзер – Лубян урман-техник көллияте), 1974 елда Горький исемендәге Мари политехник институтын (Идел буе дәүләт технология университеты) тәмамлый. Хезмәт эшчәнлегендә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе, урманчы, Кайбыч махсус урман хуҗалыгы директоры булып эшли. 2007 елның октябреннән Кайбыч урманчылыгы җитәкче-урманчысы вазыйфасын башкара.
Нәзир Фәлахиев урман тармагына 48 ел гомерен багышлаган шәхес. Шулай ук Лубян урман хуҗалыгы техникумын (Лубян урман-техник көллиятен) һәм М. Горький исемендәге Мари Халыклар дуслыгы орденлы политехник институтын (Идел буе дәүләт технология университеты) тәмамлаган. Кәләй урман хуҗалыгында техник-урманчы, урманчы ярдәмчесе, урманчы, баш урманчы булып эшли. 1993 елның апреленнән 2024 елның апреленә кадәр Кәләй урман хуҗалыгын җитәкли.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды