ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм узды.
Чара Министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ тарафыннан оештырылды.
Бәйрәм кысаларында төрле уеннар һәм конкурслар уздырылды. Министрлык хезмәткәрләре һәм аларның балалары әкият персонажлары – Кыш Бабай, Кар кызы, Леший һ.б. күрделәр. Шулай ук нәфис рәсем һәм яңа ел композицияләрен ясау буенча мастер-класслар да оештырылды.
Бәйрәм азагында «татлы» бүләкләр тапшырылды.