Татарстан Республикасында урман утыртмаларының урман патологиясе буенча тикшерү эшләре төгәлләнде

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда урман үсентеләрен урман патологиясенә тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Әйтик, урман фондын саклау секторы белгечләре мәгълүматларына караганда, барлыгы 4 мең га мәйданда үсемлекләр тикшерелгән. Эшләр республикадагы урман хуҗалыклары белгечләре һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре тарафыннан үткәрелгән.

Исегезгә төшерик, урман патологиясенә карата тикшерү урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документация әзерләү максатларында үткәрелә, бу «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International