Лаеш районы Кече Елга урта мәктәбенең «Елки» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясендә катнашканнар. Акция кысаларында балалар мәктәп территориясендә җимлекләр элеп чыкканнар.
Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.