Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су белән тәэмин итү турындагы законнар үтәлешен тикшерде.
Предприятие, законнарны бозып, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында урнашкан эчәр су белән тәэмин итү чыганагының санитар саклау зонасын расламаган.
Закон бозуны бетерү максатыннан, табигатьне саклау прокуроры судка мөрәҗәгать иткән.
Суд карары белән прокурор таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.
Хәзерге вакытта эчәр су чыганагын санитар саклау зонасы расланган.