Спас районының Бураково урта мәктәбендә «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булды. Аның кысаларында 2024 елгы эшкә йомгак ясалды. Чарада «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ Никольск кишәрлеге урманчысы Мөнир Иксанов катнашты.
Мәктәп урманчылыгының алдынгы тәрбияләнүчеләре «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Софья Володина, Степан Володин, Тимур Сафин, Ильвина Ганина һәм Людмила Баринова бар иде. «Яшь урманчы» берләшмәсе җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Лариса Захарова Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ Рәхмәте белән бүләкләнде.
Мөнир Иксанов җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин исеменнән укучыларга табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары һәм халыкны экологик агарту буенча алып барыла торган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сез быел зур эш башкардыгыз, – диде ул. – Сез шулай ук барлык мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен дә искиткеч үрнәк булып торасыз, табигатьне саклауга керткән өлешегез гаять әһәмиятле һәм кыйммәтле. Сезгә уңышлар һәм яңа җиңүләр телим».
Балалар шулай ук «татлы» бүләкләр дә алдылар.