Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, кампания бөтен янгын куркынычы чоры дәвамында Россия Федерациясенең барлык субъектларында да узды. Аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Кампания кысаларында быел авыл җирлекләрендә 4,3 мең лекция, әңгәмәләр уздырылган һәм халык җыеннарында чыгышлар ясалган, республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 262 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 370 артык аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 11,7 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.