Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елгы эшкә йомгаклар ясалды һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр

2024 елның 28 декабре, шимбә

Бүген Министрлыкта 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды.

«Узып баручы ел уңышлы булды, без куелган барлык бурычларны да үтәдек, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.  – Нәтиҗәле хезмәтегез һәм республиканың урманчылык тармагын үстерүгә керткән өлешегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә профессиональ уңышлар телим».

Мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы белән,  икътисад, дәүләт заказын урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлегенең әйдәүче консультанты Светлана Галиева Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде.

Финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгечләре Альбина Әхмәтшина һәм Венера Шәрипова, юридик бүлек башлыгы Татьяна Барсукова һәм урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International