Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстан Республикасы урман комплексы ветераннары!
2024 ел Татарстан урман хуҗалыгы өчен нәтиҗәле булды. Гомуми хезмәт һәм стратегик планлаштыру нәтиҗәсендә куелган барлык максатларга да уңышлы ирешелде, бу безгә киләчәккә ышаныч белән карарга һәм тармак үсешендә яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Төп казанышларның берсе «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын тәмамлау булды. Барлык индикаторлар һәм күрсәткечләр үтәлде, урманнарның 100% нисбәтендә кимү һәм яңадан торгызу балансы тәэмин ителде. Татарстанда урманнарны торгызу буенча актив эш «Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәсем килә: гамәлгә ашырылган чаралар комплексы һәм ведомствоара хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә оештыру нәтиҗәсендә урманнарда янгын куркынычы сезоны гадәттән тыш хәлләрсез узды. Без масштаблы урман янгыннарын булдырмый калдык һәм кыйммәтле урман массивларын саклап кала алдык.
Башка юнәлешләр буенча да уңай нәтиҗәләр бар. Урман законнарын бозу очраклары кимеде, парсыз ефәк кортына бәйле хәл яхшырды, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыкларының техника паркы сизелерлек яңартылды. Моннан тыш, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы кертелде.
Һичшиксез, ирешелгән уңышлар нигезендә урман хуҗалыгы белгечләренең җайга салынган һәм нәтиҗәле эше ята. Мин сезнең һәрберегезгә көндәлек киеренке хезмәтегез, үз эшегезгә тугрылыгыгыз һәм безнең «яшел» мирасыбызны саклаганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Тармак ветераннарына, үз гомерләрен урманга хезмәт итүгә багышлаучыларга, эшкә җаваплы караш традицияләренә нигез салучыларга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Алда – яңа 2025 ел. Безнең алда урман комплексын модернизацияләү, урман янгыннары станцияләрен ныгыту, урманнарның торышын мониторинглауны оптимальләштерү, тармак белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту бурычлары тора.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Яңа елда уңыш һәм яхшы кәеф сезнең даими юлдашларыгыз булсын, өйдә муллык, ә гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт яшәсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров