2024 елда Татарстанда 2 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары уздырылды

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре белешмәләренә караганда, барлыгы 2 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 1,6 мең га мәйданда ликвид булмаган агачлар җыештырылган.

Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-савыктыру чараларын үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International