Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабына эшләр кабул итү дәвам итә

2025 елның 6 гыйнвары, дүшәмбе

Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабына эшләр кабул итү дәвам итә. Бу конкурста Татарстан Республикасының 14-18 яшьләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, урта һөнәри белем һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы 16 яшьтән 21 яшькә кадәрге студентлар, шулай ук мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигать саклау оешмалары белгечләре) катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман хайваннары экологиясе», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Проектлы табигать саклау эшчәнлеге», «Урман хуҗалыгы буенча профильле һөнәри белем бирү оешмаларында һәм югары белем йортларында белем алучы укучыларның иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше» һәм «Мәктәп урманчылыклары – укыту-методика комплексы һәм аның элементлары» (укытучылар һәм белгечләр өчен).

Конкурста катнашу өчен анкета-гариза, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм хезмәтне 2025 елның 20 гыйнварына кадәр cuscuta1959@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан ел саен өч – региональ, федераль читтән торып һәм федераль финал этапларында үткәрелә. Конкурсның максаты – укучыларны табигатьтән рациональ файдалану, ресурсларны саклау технологияләре өлкәсендәге проект эшчәнлегенә җәлеп итү, шәхси үсеш, һөнәри үзбилгеләнеш, яшь буынның табигый-фәнни белем дәрәҗәсен арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International