Казанда эшкәртү өчен чыршылар җыю пунктлары ачыла

2025 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казанда бу елның 13-31 гыйнварында  «Елки-палки» экологик акциясе узачак. Анда катнашучылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алачак, дип хәбәр иттеләр «ПЖКХ» идарәче компаниясендә. 

Җыелган чыршылар, наратлар һәм пихталар йомычка итеп эшкәртеләчәк һәм шәһәрне төзекләндерүдә кулланылачак.

Пунктлар шәһәрнең төрле районнарында эшләячәк. Авиатөзелеш:

– Копылов урамы, 1Б;

– Ленинград урамы, 27.

Вахитов:

– Чехов урамы, 2 – Чехов базары.

Киров:

– Краснококшайск урамы, 150/5.

Мәскәү:

– Шамил Усманов урамы, 1;

- Васильченко урамы, 6 (7.00 дән 19.00 гә кадәр).

Яңа Савин:

– Адоратский урамы, 21а, к2.

Идел буе:

– Зорге урамы, 75;

– Фучик урамы, 64, 1 нче корпус.

Совет:

– Разведчик Әхмәров урамы, 7;

– «Весна» торак комплексы – Азат Аббасов урамы, 3 һәм Азат Аббасов урамы, 8 адресы буенча урнашкан йортлар арасында;

– Себер Тракты, 13;

– Зәкиев урамы, 10.

Туры килгән пунктны эзләү өчен шулай ук @elky_palki_bot чат-ботыннан файдаланырга мөмкин.

Регоператор мәгълүматлары буенча, 2024 елда шәһәр халкы 2,5 меңнән артык агач эшкәртүгә тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International