2025 елда Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында 2,4 мең га мәйданда урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, урман патологиясен тикшерү урманнарның агымдагы санитария һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитария-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итәчәк.
Урман патологиясен тикшерү ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре көче белән уздырылачак.