Кәләй урманчылыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Мимоза Тимербаеваны 80 яшьлек юбилее белән котладылар

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

«Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов урман тармагы ветераны Мимоза Тимербаеваны 80 яшьлек юбилее белән котлады. Дамир Миндрахманов Мимоза Тимерхановнага бүләк тапшырып, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләде.

Тимербаева Мимоза Тимерхан кызы бөтен гомерен урман хуҗалыгына багышлаган. 2007-2016 елларда Кәләй урманчылыгында һәм Кәләй урман хуҗалыгында урман торгызу буенча инженер булып эшли. Нәтиҗәле хезмәте өчен берничә тапкыр мактау грамоталары белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International