Бүген Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районының Урта Тигәнәле авыл җирлегенең гражданнар җыенында катнашты. Җыелыш Урта Тигәнәле авылы мәдәният йортында узды.
Гражданнар җыенында авыл җирлегенең 2024 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Утырышта министр Равил Кузюров та чыгыш ясады. Үз чыгышында ул илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы, узган елда ирешелгән төп күрсәткечләр һәм нәтиҗәләр турында сөйләде.