ТР Урманны саклау үзәгендә 2024 елда урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУнең филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2024 елда урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Учреждениедә Татарстан Республикасы территориясендә әзерләнгән 11621,16 кг гомуми авырлыктагы урман үсемлекләре орлыкларының 150 партиясе тикшерелгән. Тикшерүгә урман хасил итүче төп агач токымнары: Европа чыршысы, Себер карагае, гади нарат, сабакчалы имән, шулай ук башка агач токымнары: иенке каен, вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге, ланцет корычагач орлыклары тәкъдим ителгән. 

Анализ нәтиҗәләре буенча, беренче класска 6 542 кг орлык туры килә, ягъни тикшерүгә кергән орлыкларның 56,2% ы, икенче класска – 2938,66 кг орлык (25,3%) һәм өченче класска – 2140,5 кг орлык (18,5%).

Сыйфат классын билгеләү йомгаклары буенча билгеләнгән формадагы орлыкларның сыйфаты турында документлар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International