«Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

«Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Әлеге проект – экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә битараф булмаган һәркем өчен уникаль мөмкинлек. Конкурста балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша ала.

Яңа сезонда барлыгы 12 иҗади номинация тәкъдим ителгән, шуларның икесе – команда эше өчен. Табигатьне яклап үз сүзеңне видеоролик, музыкаль әсәр, рәсемнәр, тикшеренүләр, туган як табигате турында сөйләү, хайваннарны коткару тарихы, мультфильм, документаль фильм һәм башка бик күп ысуллар ярдәмендә әйтергә мөмкин.

Гаризаны 2025 елның 1 апреленә кадәр бирергә мөмкин.

Конкурста катнашу шартлары турында экологияделокаждого.рф сайтында тулырак монда белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International