Урман тармагы белгечләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2025 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларындагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.

Әйтик, бу атнада «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ Питрәч урманчылыгының кишәрлек урманчысы Булат Галимуллин Питрәч муниципаль районының Керәшен Сәрдәсе һәм Чыты авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашты. Ул Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән.

Булат Галимуллин шулай ук, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 15-30 мең сум, вазыйфаи затларга – 30-50 мең сум, юридик затларга 100-400 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә, дип тә искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International