Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм аның белән эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде.
Чарада РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында УК ФДМС 2024 елда мәгълүматлар кертү буенча башкарылган эш нәтиҗәләре каралды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Аерым алганда, 2025 елның 1 февраленнән дәүләт хезмәтләрен УК ФДМС аша электрон рәвештә генә күрсәтү планлаштырыла, дип билгеләп үтелде.
Катнашучылар шулай ук системаны гамәлгә кертү белән бәйле проблемалар һәм аларны хәл итү мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар.