Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсе уздырды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, файдалану өчен исәпләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре каралды.

Докладларны тыңлаганнан соң, Равил Кузюров хезмәткәрләргә тармакны цифрлаштыру, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Шулай ук мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – диде министр. – Без укучылар белән эшләү сыйфатын яхшыртырга тиеш, чөнки бу юнәлеш экологик грамоталылык һәм табигатьне саклау өчен җаваплылык формалаштыруда гаять зур әһәмияткә ия».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International