Ютазы урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясе узган

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Ютазы районының Ютазы урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясе узган. Акцияне «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр, юннатлар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары оештырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Акция кысаларында укучылар 215 кг макулатура җыйганнар.

Исегезгә төшерик, проектның төп максаты – халыкка экологик белем бирү һәм агарту, җаваплы куллануны тәрбияләү, актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирәлекне сакларга омтылу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International