Урман хуҗалыгы өлкәсендә яшь галимнәрнең фәнни проектлары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Яшь галимнәрнең урман хуҗалыгы өлкәсендәге фәнни проектлары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Катнашуга гаризаны 1 апрельгә кадәр бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, урман хуҗалыгы өлкәсендә яшь галимнәрнең фәнни проектлары конкурсы ел саен гыйнвардан ноябрьгә кадәр ике этапта уза: читтән торып һәм финал өлеше. Беренче этапта гаризалар җыю бара, ә икенче этапта комиссия җиңүчеләрне һәм призерларны билгели.

Конкурста катнашу өчен 5 номинациянең берсе буенча эш тәкъдим итәргә кирәк: урман белеме һәм урманчылык; урманнарны саклау һәм яклау; урманнарны торгызу; икътисад, урман төзелеше һәм урман хуҗалыгы белән идарә итү; урман хуҗалыгында яңа технологияләр.

Конкурста җиңүчеләр, шулай ук һәр номинациядә призерлар призлар алачак.

Белешмә өчен:

Рослесхоз 2011 елдан башлап ел саен яшь галимнәр конкурсын үткәрә. Конкурсның төп бурычы – яшь галимнәрне һәм аспирантларны урман фәнен үстерү белән кызыксындыру, сәләтле һәм перспективалы белгечләрне ачыклау. Бу урман тармагына яңа идеяләр һәм казанышлар җәлеп итү механизмнарының берсе.

Конкурста урман хуҗалыгы өлкәсендәге теләсә кайсы оешманың яшь галимнәре, аспирантлары һәм фәнни хезмәткәрләре катнаша ала.

 

Рослесхоз матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International