Бөтенроссия экологик диктантына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, диктант 2024 елның 25 ноябреннән 8 декабренә кадәр онлайн-форматта экодиктант.рус интернет-порталында һәм офлайн мәйданчыкларда узды.
Россиянең барлык төбәкләреннән барлыгы 6,7 млн кеше үз белемнәрен тикшерде. Диктант сораулары экологиянең 12 төп бүлеген колачлады. Төп игътибар «Кызыл китап», «Тыюлык территорияләре» һәм «Экотуризм» кебек темаларга бирелде.
Татарстан Республикасыннан диктантта 170,5 мең кеше катнашкан, бу 2023 ел белән чагыштырганда 60 меңгә күбрәк. I урынны 6,2 мең кеше яулаган, II урында – 12 мең кеше, III урында – 8,5 мең кеше.