Равил Кузюров Лубян урман-техник көллияте студентлары белән очрашты

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары белән очрашты. Чара Лубян авылындагы мәдәният йортында узды, анда муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

Очрашу барышында Равил Кузюров Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, 2024 елда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр һәм 2025 елга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

Министр шулай ук студентларның сорауларына җаваплар бирде, аерым алганда, урман комплексын 2035 елга кадәр үстерү стратегиясе, тармак белгечләре өчен мөһим булган өстенлекле шәхси сыйфатлар, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары һ.б. турында сөйләде.

«Белгәнегезчә, 2020 елдан Татарстанда урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Эшкә кергәндә яшь белгечләр, белем дәрәҗәсенә карап, 150 яки 300 мең сум күләмендә акча алырга мөмкин. 2025 елдан түләүләр 300 һәм 500 мең сумга кадәр арттырылачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International