«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «PRoЭКо» экологик фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу үз эшләнмәләреңне тәкъдим итү, белемнәрең белән уртаклашу һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертү өчен уникаль мөмкинлек.
Конкурс 4 юнәлеш буенча уза:
- социаль экология – җәмгыять һәм әйләнә-тирә мохит арасындагы үзара бәйләнешләрне өйрәнү;
- экологиядәге инновацияләр – табигать ресурслары белән тотрыклы идарә итү буенча яңа технологияләр эшләү;
- биологик төрлелек – төрләрнең, экосистемаларның һәм аларга янаучы факторларның төрлелеген өйрәнү;
- экологик иминлек – әйләнә-тирә мохиткә кеше эшчәнлегенә бәйле янаулар.
Гаризаны 24 мартка кадәр әлеге сылтама буенча тутырырга мөмкин: https://clck.ru/3CxUdU.
Иң яхшы 50 фәнни-тикшеренү эше авторлары үз эшләрен экспертлар алдында тәкъдир итү өчен «PRoЭКо» республика конференциясенә чакырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «PRoЭKo» конкурсы Президент грантлары фонды һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» экологик хәрәкәте тарафыннан үткәрелә.