Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штабның 2025 елда беренче утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм ТР ДБУ «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Киңәшмә барышында 2025 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, янгынга каршы чаралар үткәрү планнарын төзү, урман янгыннары формированиеләрен формалаштыру һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Җыелма планнарны 5 февральгә кадәр Департаментка килештерү өчен җибәрергә кирәк», – дип билгеләп үтте Сергей Ковалев.