Лубян урман-техник көллиятендә 2024 елда уңышларга ирешкән студентлар бүләкләнгән

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Лубян урман-техник көллиятендә ел саен уздырыла торган Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узган. Чара кысаларында 2024 елда студентларның эшенә йомгак ясалган. Укучылар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнгәннәр.

«Ел студенты-2024» номинациясендә 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студенты Никита Мөбарәков җиңүче булды. «Ел студентлары медиасы» номинациясендә Елизавета Федотова (31 нче у/х төркеме), «Ел интеллектуалы» номинациясендә – Олимпиада Иванова (43 нче бакча-парк төркеме), «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә – Лев Старцев (21 нче у/х төркеме) һәм Ләйсән Җамалетдинова (41 нче у/х төркеме), «Ел профессионаллары» номинациясендә – Никита Мөбарәков, Марат Липин, Данил Чеботарев, Максим Захаров (41 нче у/х төркеме), Ангелина Мөбарәкова (43 нче б/п төркем), Александрова Евгения (43 нче с/п төркем) һәм Назиф Фәсхетдинов (31 нче л/х төркеме), «Ел җәмәгатьчесе» – Алена Портнова (32 нче икътисад төркеме), Ильвина Баһаветдинова (21 нче у/х төркеме), Радмир Хәлилов (21 нче у/х төркеме), Руслана Садыйрова (33 нче б/п төркеме), Сабина Хаҗиева (31 нче у/х төркеме), Данил Косарев һәм Волков Максим (23 нче б/п төркеме), «Ел спортчысы» – Ибраһим Оруджев (23 нче б/п төркеме), Азалия Газизҗанова (31 нче у/х төркеме), «Ел рәссамы» – София Кругленко һәм Карина Филиппов (23нче б/п төркеме).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International