«Лаеш урманчылыгы» ДКУда Ленинградны блокададан азат итүнең 81 еллыгына багышланган «Блокада икмәге» акциясе узган. Акцияне Лаеш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Җиңү волонтерлары» отряды һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары оештырган.
Исегезгә төшерәбез, Ленинградны блокададан азат итү көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көнне без Ленинград камалышын узган һәм шәһәрне саклаган азат итүче сугышчыларга честь бирәбез. Ленинград өчен көрәш Бөек Ватан сугышының иң мөһим һәм озакка сузылган сугышларының берсе, шәһәрне саклаучыларның батырлык һәм фидакарьлек символы булды.
«Блокада икмәге» – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге, Ленинградта блокаданың иң авыр чорында – 1941-1942 еллар кышында икмәк бирүнең минималь нормасы.