ТР Урманны саклау үзәгендә 2024 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 2024 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Дәүләт урман патологиясе мониторингы барлыгы 1173,4 мең га мәйданда үткәрелгән. Төп максат урманнарның санитар һәм патологик торышындагы үзгәрешләрне һәм куркыныч тайпылышларны вакытында ачыклаудан гыйбарәт. Даими рәвештә җирдән күзәтүләр урман утыртмаларының төп урман таксациясе күрсәткечләре буенча охшаш аерып алынган бертөрле типологик төркемнәрен исәпкә алып урнаштырылган 200 даими күзәтү пунктында башкарылган.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, кимүнең төп сәбәпләре начар һава шартлары, туфрак-климат факторлары (корылык, давыллы җилләр) һәм урман авырулары булган. Тискәре факторлар йогынтысына дучар булган утыртмаларда урманнарны саклау чаралары сыйфатында санитар-савыктыру чаралары билгеләнгән.

Җир өстеннән даими күзәтүләр барышында алынган мәгълүматлар 2025 елда утыртмаларның санитария һәм урман патологиясе торышын фаразлаганда, шулай ук Татарстан Республикасы урманнарының санитария һәм урман патологиясе торышына күзәтү ясаганда кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International