Татарстан Республикасында 2025 елга урманнарны патрульләү маршрутлары расланды. Барлыгы гомуми озынлыгы 23,9 мең км булган 1498 маршрут формалаштырылган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров сөйләде.
«Маршрутлар төзегәндә торак пунктлар янындагы урманнарны һәм коммерциягә карамаган бакча-яшелчәчелек ширкәтләрен патрульләү зарурлыгына аерым игътибар бирелде», – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров.
Аның сүзләренчә, быел урманнарны җир өслегендә патрульләү маршрутларының күбесе Нурлат (93), Минзәлә (78) һәм Саба (74) урманчылыклары территориясе буенча салынган.