Саба урманчылыгының урман мастеры Рамил Әхтәмҗанов «Зеленое село» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Саба урманчылыгы» ТР ДКУ Мишәбаш кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Рамил Әхтәмҗанов Саба районының Яулаштау урта мәктәбенең «Зеленое село» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында белделәр.

Шулай ук Рамил Әхтәмҗанов балаларга үлчәү сәнәген, высотометр һәм буссольне дөрес куллану турында да җентекләп сөйләделәр.

«Урман хуҗалыгында биеклек үлчәү приборлары басып торган агачларның биеклеген һәм аларның авыш почмакларын үлчәү өчен кулланыла. Механик, оптик-механик һәм оптик биеклек үлчәү приборларын аералар, – дип билгеләде ул. – Үлчәү сәнәге агач һәм бүрәнә кәүсәләренең диаметрларын билгеләү өчен хезмәт итә».

Ахырда Рамил Әхтәмҗанов урман профиле һөнәрләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International