Ижауда Идел буе федераль округында урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре каралды

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә «Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне үтәү нәтиҗәлелеге: 2024 ел йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар» темасына киңәшмә узды.

Утырыш эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Чарада докладлар белән Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, «Рослесинфорг» ФДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Капиталинин, «Авиалесохрана» ФБУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Кирилл Провин һәм башкалар чыгыш ясады. Катнашучылар Идел буе федераль округында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча 2024 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, урман тармагын цифрлаштыру, урманнарда янгын куркынычына күзәтчелек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Утырыштан тыш, бүген «Урман комплексын цифрлы трансформацияләү» һәм «Урманнарны яклауның нәтиҗәлелеген арттыру» темаларына 2 түгәрәк өстәл утырышы оештырылды.

«Урман комплексын цифрлы трансформацияләү» түгәрәк өстәлендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул урман хуҗалыгын цифрлаштыру һәм Татарстан Республикасында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү йомгаклары турында сөйләде.

Министрның беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, соңгы елларда Татарстан Республикасында ТР урман фонды җирләре турында мәгълүматларның цифрлы базасы, урман үзгәрешләрен космик мониторинглау сервисы эшләнде һәм гамәлгә кертелде, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәтә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты гамәлгә ашырылды, Министрлыкның һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең компьютер паркы яңартылды.

«УК ФДМС гамәлгә кертү кысаларында барлык урманчылыклар, кишәрлек урманчылыклары, кварталлар буенча челтәр турында мәгълүматлар йөкләнде, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Хәзерге вакытта системага урман декларацияләрен һәм урман бүлемтекләренең таксацион тасвирламаларын кертү буенча эшләр алып барыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International