Бүген Алексеевск ш.т.п. район мәдәният йортында Алексеевск муниципаль районы советы утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, РФ Герое Рәсим Баксиков, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән муниципаль район башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Алексеевск муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлар белән таныштырды.
Утырыш кысаларында шулай ук Кыр Шонталысы авыл җирлеге башлыгы Гөлнар Кыямова, Урта Тигәнәле авыл җирлеге советы депутаты, «Алга» колхозы» ҖЧҖ генераль директоры Илшат Кәшапов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Наталья Зиннәтуллина чыгыш ясадылар.
Моннан тыш, Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында министр Равил Кузюров капиталь ремонттан соң район хәрби комиссариаты бинасын карады һәм Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Клавдия Казанкова янына барды.