Рослесхозда УК ФДМС системасын кертү һәм аның белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм аның белән эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмә Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников рәислегендә узды.

Чарада РФ урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында УК ФДМС белешмәләр кертү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Иван Советников хәбәр иткәнчә, ел башыннан УК ФДМС системасында 100 меңнән артык электрон документ формалаштырылган, 10 меңнән артык дәүләт хезмәте күрсәтелгән.

«Техник ярдәм хезмәте мәшгуль, бик күп мөрәҗәгатьләр килә, – диде ул. – 2025 елда без УК ФДМС системасын модернизацияләү, системаның функциональ мөмкинлекләрен камилләштерү һәм хаталарны төзәтү буенча эшләрне дәвам итәргә планлаштырабыз. Алдагы чорга төп бурыч – УК ФДМС ретроспектив мәгълүматлар йөкләүне төгәлләү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International