«Урман – Җиңү өчен!» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Аны «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге оештыра.
Конкурс Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге укучылар арасында үткәрелә. Конкурска Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган эшләр кабул ителә.
Гаризаны һәм эшне 2025 елның 31 маена кадәр бирергә мөмкин.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://tatarstan.rcfh.ru/presscenter/novosti/roslesozashchita-obyavlyaet-novyy-konkurs-risunkov-primite-uchastie/.