Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Лениногорск, Мамадыш һәм Буа урманчылыкларының урман фонды территориясендә урман төзекләндерү эшләрен башкару мәсьәләләре буенча беренче урман кору киңәшмәсе узды. Утырыш департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов рәислегендә узды.
Видеоконференция режимында узган чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы белгечләре һәм башкалар катнашты.
Төп доклад белән «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры урынбасары Газинур Камалдинов чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар Лениногорск (53 мең га), Мамадыш (46,6 мең га) һәм Буа (18,7 мең га) урманчылыклары территориясендә урман төзекләндерүгә әзерлек эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерик, урман корылышы – урманнардан рациональ файдалануга, продуктлылыкны арттыруга, яңадан җитештерүгә, саклауга һәм яклауга, урман хуҗалыгын алып бару культурасын күтәрүгә юнәлтелгән дәүләт чаралары системасын эшләүне тәэмин итә торган махсус урман хуҗалыгы эшчәнлеге төре. Урман корылышы эшләренең тулы циклы, кагыйдә буларак, 2 ел дәвам итә һәм өч − әзерлек, кыр, камераль чорлардан тора.
Төп утырыштан соң 2025 елда урманчылыкларны проектлау мәсьәләләренә багышланган икенче киңәшмә узды.