Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Аны Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмәне ачып, Антон Трифонов урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлекнең мөһимлеген ассызыклады, быел ул һава шартларының үзгәрүе аркасында иртәрәк башланырга мөмкин, дип билгеләп үтте.
«Килеп туган янауларга оператив җавап бирергә һәм барлык хезмәтләрнең максималь әзерлеген тәэмин итәргә кирәк», - дип белдерде ул.
Утырыш барышында катнашучылар урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын раслауга һәм урман янгыннары станцияләрен тикшерүне оештыруга кагылышлы төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай ук урман янгыннары килеп чыгуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларга да аерым игътибар бирелде.