«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасы дәвам итә, биредә без Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез. Бүген безнең хикәя Василий Иванович Исайкинга багышланачак.
Василий Исайкин 1922 елның 8 октябрендә Мордва АССРның Песочная Лосевка поселогында туган. 1941 елда Бузулук урман техникумын тәмамлый һәм Чкалов өлкәсенең Мостай урман хуҗалыгына техник-урманчы булып эшкә урнаша.
Василий Исайкин фронтка 1942 елның 23 февралендә алына. Сугыш вакытында Сталинград, Дон, Воронеж, Степной, I һәм II Украина фронтларында сугышларда катнаша. 1947 елның 20 мартында демобилизацияләнә.
Соңыннан Василий Исайкин техник-урманчы, Мордва АССР Саранск урман хуҗалыгының Шайгово урманчылыгында урманчы, урман культуралары буенча инженер, урман төзелеше буенча өлкән инженер, Татарстан Урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары һәм баш урманчысы, ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының министр урынбасары – баш урманчысы булып эшли. Ул ТАССРда урманнарны торгызу һәм саклагыч урман үрчетүне үстерүгә, урманнарның продуктлылыгын арттыруга зур өлеш кертә, урман хуҗалыгы практикасына яңа фәнни эшләнмәләр һәм технологияләр кертә.
Василий Исайкин «Кызыл Йолдыз», «II дәрәҗә Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Сталинград оборонасы өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Жуков» медальләре белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны», «ТАССР Атказанган урманчысы» һәм «РСФСР Атказанган урманчысы» исемнәренә лаек була.