Министр Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районында булды

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алексеевск муниципаль районында булды. 
Килүгә ул Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Хәрби дан музеенда МХОда катнашучыларның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында катнашты. «Батырлык өчен» медале белән Радик Акҗәмов, Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) Вячеслав Лучанкин бүләкләнде.
Радик Акҗәмов 1991 елның 9 апрелендә туган. 22316 нчы хәрби частьтә өлкән лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә. 2023 елның 8 ноябрендә МХО барышында бурычларны үтәгәндә хәбәрсез югалган.
Вячеслав Лучанкин 1974 елның 19 маенда туган. 2024 ел башында контракт төзегән, 90600 в/ч мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасы взводында гранатометчы булып хезмәт иткән. 2024 елның 22 маенда МХО барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була. 
Соңыннан Равил Кузюров Урта Тигәнәле авылында булды, анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга мемориал ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International