Бөек Ватан сугышы ветераннары: Ногыманов Зиннәтулла Газимҗан улы

2025 елның 9 мае, җомга

Җиңү көне  уңаеннан тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны – Ногыманов Зиннәтулла Газимҗан улы турында сөйлибез.
Ногыманов Зиннәтулла Газимҗан улы 1925 елның 3 декабрендә Куйбышев өлкәсенең Шенталы районы Карабикул авылында (хәзерге Самар өлкәсе) туган. 6 сыйныфны тәмамлый, 15 яшеннән колхозда эшли.
Армиягә 1944 елда алына, башта Батумида укый. 1951 елга кадәр Батумида, Новороссийскта, Севастопольдә Кара диңгез флотында кече сержант (яр буе матросы) дәрәҗәсендә хезмәт итә.
Соңрак Зиннәтулла Галимҗан улы комбайнчы булырга өйрәнә һәм 30 ел дәвамында туган авылында эшли. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм «Социалистик хезмәт ударнигы» медальләре белән бүләкләнә.
1951 елда Зиннәтулла Ногыманов мәхәббәтен очрата һәм авылдашы Мәмдүдә Ярулла кызына өйләнә. Хатыны белән биш ул тәрбияләп үстерәләр.
1989 елда гаилә Түбән Кама районының Олы Афанас авылына күченә. Зиннәтулла Галимҗан улы 8 ел дәвамында Биклән урманчылыгында каравылчы булып эшли.
Хәзерге вакытта ветеран улларының берсе белән Олы Афанасово авылында яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International