Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр ясады. Анда ул Алексеевск шәһәрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Министр бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
«Бөек Җиңүгә, сугыш бетүгә 80 ел узды, әмма батырларыбызның каһарманлыгы мәңге истә. Ватаныбыз азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә без чиксез рәхмәтле, – диде Равил Кузюров. – Күрсәткән батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим».
Бәйрәм кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү парады оештырылды.