Бүген, 12 майда, Россия Федерациясендә Экологик белем бирү көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1991 елда гамәлгә куелган.
Бу көнне, гадәттәгечә, төрле экологик акцияләр, күргәзмәләр, конференцияләр һәм конкурслар, шулай ук табигатьне саклау чаралары үткәрелә – кешеләр елга-сулыкларның ярларын чистартуда, паркларны җыештыруда, территорияләрне яшелләндерүдә катнашалар.
Экологик белем бирүнең мөһимлеген бәяләү авыр. Нәкъ менә экологик белемнәр кешегә табигатькә карата начар гадәтләрнең нинди һәлакәтле күренешләргә китерергә мөмкинлеген аңларга һәм мондый нәтиҗәләрдән ничек качарга икәнен аңларга мөмкинлек бирә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә аерым игътибар бирә. Урман тармагы белгечләре республиканың мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәреп, балаларга экология һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш нигезләрен өйрәтәләр. Шулай ук мәктәп урманчылыклары хәрәкәте дә үсә, хәзерге вакытта анда 2 мең кеше исәпләнә.