Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырттылар

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Акция «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы территориясендә узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Акциядә «Алабуга урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 100 дән артык нарат, чыршы, магнолия һәм артыш үсентеләре утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International