Арча муниципаль районының Лесхоз УББМ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Безнең чишмәләр» табигатьне саклау акциясен үткәргәннәр. Чара «Экояз» республика конкурсы кысаларында оештырылган.
Укучылар «Хидият чишмәсе» чишмәсен һәм аның тирәсен чүп-чардан һәм корыган үләннән чистартканнар.
Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика конкурсы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Конкурска инде 1 меңнән артык гариза кергән.