Татарстанда 10 гектар мәйданда урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылды

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Татарстанда 10 гектар мәйданда урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылды. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

«Чәчү механикалаштырылган ысул белән башкарыла, – диде Илгизәр Зарипов. – Барлык орлыклар да чәчү алдыннан эшкәртүнең тулы циклын үтте: стратификацияләү, микроэлементлар эремәсендә чылату һәм махсус препарат белән агулау. Бу орлыкларның шытып чыгуына һәм иртәрәк үсентеләр барлыкка килүгә ярдәм итә».

Аның сүзләренә караганда, быел орлыкларны 21 гектарда чәчү планлаштырылган.

«Соңыннан урманчыларга чәчүлекләрне карау эшләрен башкарырга – даими рәвештә су сибәргә, туфракны йомшартырга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшергә туры киләчәк, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – 2-3 елдан соң гына без тулы кыйммәтле утырту материалы алачакбыз, аны урман торгызуда кулланырга мөмкин булачак».

Исегезгә төшерәбез, республикада стандарт утырту материалы 51 базислы урман питомнигында һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелә. Эшләрне башкару «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International