«Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү эшләрен башкаралар. Ел башыннан Лаеш урманчылыгы территориясендә янгынга каршы һәм урманны яклау тематикасына 12 мәгълүмат щиты һәм баннер ремонтланган.
«Шулай ук төзекләндерү кысаларында 6 беседка, урманнарда булган гражданнарның ял итү зоналары ремонтланды, – дип билгеләп үтте Лаеш урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев. – Без урманда ял итү өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм халыкка урман янгыннарын булдырмау кагыйдәләре турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә омтылабыз».