«Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә катнашканнар

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Түбән Кама районының Красный Ключ урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә катнашканнар. Чара кысаларында укучылар Красный Ключ бистәсендәге урман массивын чүп-чардан чистартканнар.

«Әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешебезне кертә алуыбызга без бик шат. Урманнарны саклау – безнең уртак җаваплылыгыбыз бит. Мин бу акция башкаларны да табигать турында кайгыртырга рухландырыр дип өметләнәм», - дип шәрехләде «Табигать дуслары» берләшмәсендә катнашучы Мария Герасимова.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 14 апрельдән башланып, 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International