Татарстан Республикасында 1053 гектарда саклагыч урман утыртмалары булдырылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев сөйләде.
«Эшләр «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика программасы һәм «Татнефть» климат проектлары кысаларында башкарыла», – дип хәбәр итте Тимур Галиев. – Барлыгы быел 1902 гектарда саклагыч урман утыртмалары утырту планлаштырыла».
Бүгенге көндә республикада барлык саклагыч урман утыртмаларының гомуми мәйданы якынча 145 мең гектар тәшкил итә, дип өстәде ул.
Мондый эшләрне башкару «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.