Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин һәм ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге» директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Киңәшмә барышында урман янгыннары килеп чыгуны кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның гамәлгә ашырылуы каралды.
«Авиалесохрана» ФБУ мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Идел буе федераль округы территориясендә 122 урман янгыны булган, янгын 1,4 мең га мәйданны тәшкил итә.