Тотрыклы үсеш һәм ESG өлкәсендәге проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

GPM Awards Russia 2025 илкүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, ул тотрыклы үсеш һәм ESG өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән.

Катнашуга барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимият органнары, бизнес-компанияләр, шәхси эшкуарлар, социаль юнәлешле һәм экологик аспектларны да кертеп, тотрыклы үсеш проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче мәгариф һәм фәнни учреждениеләр чакырыла.

Гаризалар бирү вакыты – 30 майга кадәр. Йомгаклау конференциясе һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 елның 4 декабрендә узачак.

Шартлар турында тулырак мәгълүматны конкурс сайтында белергә мөмкин: https://pmalliance.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International